Бүген, 24 март көнне, Пучы авыл китапханәсендә "Теремкәй" балалар почмагы эшли башлады.
"Теремкәй" китапханәгә килүче баларлар өчен махсус оештырылды. Монда нәниләргә укыр өчен дидактик материаллар, татар һәм рус телендә бастырылган әкиятләр китаплары, балалар энциклопедияләре, журналлары һәм башка төрле китаплар урын алган. Уңайлы җиһазлар балаларга китапларны иркенрәк сайларга һәм шунда ук укырга, тосле карандаш, буяулар белән рәсем ясарга да мөмкинлек бирә.
"Теремкәй"гә иң беренче булып кунаклар Пучы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килделәр. Китапханәче аларны яңа балалар почмагы белән таныштырды, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Балалар китаплар үзләренә ошаган белән танышып чыктылар, яңадан "бүре һәм Кәҗә бәтиләре" әкиятен тыңладылар.