Сәрия Ганиуллинаның "Җыр сөюче дусларыма" исемле иҗат кичәсе.

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

23 март көнне үзәк китапханәнең уку залында "Илһамият" клубы күп кырлы талант иясе шагыйрә һәм көйләр язучы Сәрия Ганиуллинаның "Җыр сөюче дусларыма" исемле иҗат кичәсе уздырылды. Кичәдә Сәрия Ганиуллинаның һәм абыйсы Рәшит Рахимовның иҗаты белән таныштырылды. Рәхимовлар гаиләсенә багышлап электрон презентация күрсәтелде.

Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан аларның сүзләренә һәм көенә язылган җырлар яңгырады. Теләкәй авылыннан авылдашлары делегация белән килеп котладылар.

Кичәдә "Агыйдел дулкыннары"-әдәби берләшмәсе әгъзалары, "Ак калфак"оешмасы вәкилләре, актив укучылар, райондашлар катнашты һәм чыгыш ясады. Иҗат кичәсе бик җанлы һәм эчкерсез узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International