Пучы урта мәктәбенең "Пламя" - яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы 11 апрель көнне Такталачык мәктәбендә узган "Горячие сердца" смотр-конкурсында катнашып, призлы 3 урынга лаек булды.
Бүген 9 сыйныф укучылары биология фәненнән биреп карау имтиханы узалар. Уңышлар!
12 апрель көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә Актаныш районы терлекчеләренең 2016 елның I квартал йомгаклары буенча 24 форма киңәшмәсе булып узды
12 нче апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне.
Бүген мәктәптә тарих укытучысы Н.Ф.Гимазов тарафыннан “108 сәгать Ю.гагарин белән бергә” акциясе кысаларында күргәзмә һәм бердәм сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар әлеге чарада очучы турында белемнәрен күрсәттеләр, кызыклы мәгълүматлар алдылар.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан китапханәдә "Мәңге яши, яшьни яшь Тукай" исем астында китап күргәзмәлеге эшли.
11 апрель көннеТакталачык мәктәбендә узган "Горячие сердца" конкурсында, Зөбәер мәктәбенең яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы , уңышлы гына чыгыш ясап 3 нче урынны алдылар һәм грамота белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре-Н.Г.Хаҗипова.Афәрин!
12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне.
1961 елның 12 апреле. Бу дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калды. Язгы иртәдә көчле ракета җир йөзенең беренче космонавты – Советлар Союзы гражданины Юрий Гагарин белән тарихта беренче “Восток” космик кораблен бортта орбитага чыгарды.Беренче космик очыш 108 минут дәвам итте. Безнең көннәрдә орбиталь космик станцияләрдә күп экспедицияләр кылган вакытта, ул кыска булып тоела. Әмма бу минутларның һәрберсе билгесез нәрсәләрнең ачышы булып тора.Юрий Гагаринның очышы кешенең яшәргә мөмкинлеген һәм галәмдә эшли алганын исбат итте.Безнең Зөбәер мәктәбендә дә бу көн удаеннан, чара үтте.Чараны физика укытучысы Гильфанова Н.М.үткәрде.
11 апрельдән Яңа Әлем балалар бакчасында рус теле атналыгы башлана. Атна дәвамында мөдир тарафыннан төркемнәрдә рус теле эшчәнлекләрен карау; хороводлы уеннар өйрәнү, тәрбиячнләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештыру, Балаларның яраткан мультфильм геройлары" ата-аналарның рәсем конкурсы, бармак уеннары, бармак театры көне үткәрү, "Рус халык әкиятләре геройлары" тозлы камырдан ясалган фигуралар конкурсы үткәрү планлаштаралган.