12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Шул уңайдан, 12 апрель көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә “Галәмдә кеше!” исеме астында электрон презентация булып узды. 2 санлы Актаныш урта мәктәбенең 1 “Г” сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Миләүшә Салахова) бу чарада катнаштылар. Балаларга Юрий Гагаринның балачагы, үсмер чоры һәм космонавт булып галәмгә очу чорлары турында аерым таныштырылды һәм слайдлар ярдәмендә күрсәтелде. Мероприятие азагында Юрий Гагаринга багышланган җыр тыңланды һәм балалар кәгазъдән самолетлар ясап, барысы бергә аларны күккә очырдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)