Терлекчелек тармагына I квартал йомгаклары буенча нәтиҗәләр ясалды

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

12 апрель көнне  “Яшьлек” мәдәни үзәгендә Актаныш районы терлекчеләренең 2016 елның I квартал йомгаклары буенча 24 форма киңәшмәсе булып узды. 

Киңәшмәдә Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасары  Илфак Бариев,  район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, район башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттахов, җирлек башлыклары, идарә  белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар, хисапчылар катнашты. 

Биредә агымдагы елның I квартал эш нәтиҗәләренә тәфсилле анализ ясалды, барлык хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр үз хезмәтләренә бәя алды.

Киңәшмә ахырында үз эшләренең алдынгысы булган хуҗалык  хезмәткәрләре  бүләкләнде.  1 апрельгә булган күрсәткечләр буенча,  хужалыклар арасында барган ярышта I урын “Әнәк” агрофирмасына, II урында - “Чишмә”  хужалыгына бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International