Иске Кормаш мәктәбендә бакча эшләре башланды. Бакча сөрелде һәм укучылар бәрәнге утыртып чыктылар. Соңыннан чөгендер утырттылар.
26 апрель көнне Актанышта Г. Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр. Чара иртән башланган бәйрәмнең дәвамы буларак, көннең икенче яртысында район мәдәният йортында узды. Анда безнең мәктәптән дә укытучылар, укучылар катнашты.
Сәхнәдә Тукай портреты, чараны слайдлар озатты. Сәхнәдә чыгыш ясаучылар шагыйрьнең төрле әсәрләре сәхнәләштерде, шигырьләрен укыды, районыбызның талантлы йолдызчыклары һәм танылган җырчылары сәхнә тотты.
Балалар арасында юл һәлакәтләрен булдырмау, юлда йөрү, беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру максатыннан, һәр елда да район күләмендә "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе үткәрелә. Бәйге шартлары буенча, бу ярышта 12 яше тулмаган укучылар катнаша ала. Быел Гарипов Булат, Фаррахова Таңсылу, Кәримов Рөстәм, Ибрагимова Гөлнәзирә безнең мәктәп данын яклап чыгыш ясадылар. Уртача нәтиҗәләргә ирештеләр. Молодцы! Укытучылары:Газизов Г.Ф.
"Җиңүнең 71 еллыгына багышланган "Безнең кадерле ветеран" Республика хәйрия акциясе кысаларында мәктәптә һәр класс укучылары аерым сугыш һәм тыл ветераннары турында альбом ясадылар. Ветераннарның якыннары белән очрашып, алар турында мәгълүмат туплап, тормыш юлы, сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары чагылдырылдырган альбомнар эшләнде. Җиңүче дип табылган 6 класс укучыларының Фаттахов Хәмит Фәттах улы турында эшләнгзн альбомы район этабына җибәрелде.
Балалар арасында юл һәлакәтләрен булдырмау, юлда йөрү, беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру максатыннан, һәр елда да район күләмендә "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе үткәрелә. Бәйге шартлары буенча, бу ярышта 12 яше тулмаган укучылар катнаша ала. Быел Шәмсетдинов Расил, Насыйров Алмаз, Хабибуллина Адилә, Зиннурова Эльвина безнең мәктәп данын яклап чыгыш ясадылар. Сынатмадылар укучылар: мактаулы 2 урынны яуладылар. Молодцы! Укытучылары: Хабибуллин А.Д.
Авылыбызнын узешчэн шагыйрьлэре белэн очрашу.
28 апрель Кәзкәй авылы китапханәсендә "Хуҗабикә" интереслар клубы хатын- кызлары белән гарәп телен өйрәнү буенча чираттагы дәресе һәм дәрес барышында "чисталык- сәламәтлекнең нигезе" темасына әңгәмә үткәрелде. Җирлекнең "Ак калфак" оешмасының милли тормыш һәм дин буенча җитәкчесе З.Нурлыева пакъләнү әдәпләре турында таныштырды.
Балаларга мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары күрсәткән " Су анасы" театр тамашасы бик ошады.Алар тагын бер кат яраткан шагыйребез Г.Тукайның яраткан геройлары белән очраштылар.Шундый эчтәлекле театраль тамаша күрсәткәннәре өчен без аларга рәхмәтле.
Бүгенге тантаналы бәйрәмдә балалар Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан шигырьләр сөйләделәр,әкиятләрдән өзекләр күрсәттеләр,кызыклы биремнәр үтәделәр,уеннар уйнадылар.Тукайның әдәби геройлары сурәтләгән кул эшләре күргәзмәсендә яраткан геройларын тотып та карадылар.
Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы бара. 29 апрельдә мәктәптә 7Б сыйныфы укучылары тарафыннан әзерләнгән "Тукай яши безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара узды.