Әтәс мәктәбе яңалыклары

2016 елның 30 апреле, шимбә

Балалар арасында юл һәлакәтләрен булдырмау, юлда йөрү, беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру максатыннан, һәр елда да район күләмендә "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе үткәрелә. Бәйге шартлары буенча, бу ярышта 12 яше тулмаган укучылар катнаша ала. Быел Шәмсетдинов Расил, Насыйров Алмаз, Хабибуллина Адилә, Зиннурова Эльвина безнең мәктәп данын яклап чыгыш ясадылар. Сынатмадылар укучылар: мактаулы 2 урынны яуладылар. Молодцы! Укытучылары: Хабибуллин А.Д.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International