29 нчы апрель көнне гуманитар гимназия-интернат базасында химия укытучысы Гарипова Р.И. җитәкчелегендә район химия hәм биология укытучыларының мастер-класс бәйгесе үтте. Бәйгедә районнан 26 укытучы көч сынашты. Гимназия-интернатның биология укытучысы Исламова З.А. 3 нче урынга лаек булды.
1 нче һәм 2 нче май көннәрендә Чалманарат авыл җирлегендә зыярат чистарту өмәләре оештырылды.
Егетләр арасында волейбол буенча район беренчелеге үтте. Ярышлар нәтиҗәсе буенча гимназия-интернатның егетләр командасы 2 нче урынны яулады (тренер Харрасова А.Р.). 11 нче сыйныф укучысы Хаҗиев Айбулат иң яхшы сакчы дип табылды. Котлыйбыз!
Яз һәм Хезмәт бәйрәме күңелле үтте.
Бу концертта “Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы” ның коллективы катнашты һәм I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
1 май көнне Бүләк урманында "Карга боткасы" үткәрелде.
Кадет интернат-мәктәбендә Җиңү көненә багышланган әзерлек эшләре алып барыла.
3 нче июнь көнне каде интернат-мәктәбендә 5 класслар белән рус теле һәм математика фәннәре буенча сайлап алу тестлары уздырыла.
Бурсык мәктәбендә Җиңү көненә әзерлек бара