Бурсык мәктәбендә Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан әзерлек эшләре бара. Класс җитәкчеләре тарафыннан сугыш тематикасына класс сәгатьләре үткәрелә. Укучылар сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балаларының өйләрендә булалар, хәлләрен белешеп, хуҗалыкта ярдәм итәләр. Шулай ук бәйрәм чарасына әзерлек бара.