Актаныш мәдәният йортында район үзәге үзешчән сәнгать коллективлары смотр концерты булып узды.

2016 елның 3 мае, сишәмбе

Районда халык иҗатын тагын да үстерү, сәләтлеләрне барлау һәм ачыклау, үзешчән сәнгать коллективларының башкару осталыгын арттыру максатыннан, 30 апрель көнне Актаныш мәдәният йортында район үзәге үзешчән сәнгать коллективлары смотр концерты булып узды. Бу концертта “Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы” ның коллективы катнашты һәм I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Коллективның йөзен, көчен, бердәмлеген күрсәтүче чыгышларын мәдәният йортында күрергә мөмкин булды. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышлап, бөек шагыйребезне искә алу һәм хөрмәтләү смотр концертында да чагылыш тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International