4 майда, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының “Әнәк” агрофирмасы” ҖЧҖ территориясендә терлекләрне җәйге лагерьларга чыгару мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Семинарда Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, идарә белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
30 апрель көнне «Иң яхшы снайпер – 2016» район конкурсы узды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 2 укучы җиңүче булдылар: Макаров Никита (10а класс) - 1 урын, Нуриахметова Алина (9а класс) - 1 урын. Алар Диплом һәм кыйммәтле бүләккә ия булдылар. Котлыйбыз!
Укучылар социаль- психологик тест биремнәре үтәделәр
29 нчы апрель көнне районда Дәүләт автоинспекциясенең оешуына 80 ел тулу уңаеннан "Хәвефсез көпчәк" бәйге-ярышы үтте.
3а сыйныфы укучысы Мугтазиров Искәндәр (җитәкчесе - Гимазов. Н.Ф.) мәктәп укучылары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре иҗаты күргәзмәсендә катнашты.
1 майда Актанышта “карга боткасы” пешерделәр. Күркәм традициягә әверелгән әлеге чара быел да “Бүләк” чаңгы базасына райондашларны җыйды.
2 май көнне Чәчер авылы зиратында өмә оештырылды.
Чәчер авылы клубында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан әдәби кичә үткәрелде.
28 апрель көнне Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп китапханәчеләренең “Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча проект эшчәнлеге” темасына район семинары үтте.
Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Чаллы шәһәренең театр сәнгате балалар мәктәбе тарафыннан “V нче Бөтенрәсәй сәхнә осталыгы” конкурсында Югары Яхшый мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Солтанова Нәзилә чыгыш ясап 1 нче урын яулады.