Солы чәчү 110 га, арпа-250, берьеллык- 230 га чәчелде. Купьеллыклар тупландырылып бетте.
Табигать почмагында тәрбиячеләр төрле усентеләр үстерәләр. Шул рәвешле балалар белән табигатьтәге үзгәрешләрне даими күзәтеп, өйрәнеп торалар.
Тәрбиячеләрбез һәр елдагыча балалар бакчасы участогын бизәр өчен чәчәк үсентеләре әзерләделәр.
1-майга Әтәс авылы балаларына цирк артистлары бүләк -тамаша ясадылар
Иске Айман авылы җирлегенең тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан җитәкчеләребезнең котлау открыткалары белән бүләкләнде.
"Хәйрия атналыгы" акциясе кысаларында мәктәптә ярминкә оештырылды. Барлык укучылар да әлеге чарада актив катнаштылар. Ярминкәгә төрледән-төрле тәм-томнар, орлыклар һәм үсентеләр алып килделәр.
29 нчы апрель көнне районда Дәүләт автоинспекциясенең оешуына 80 ел тулу уңаеннан "Хәвефсез көпчәк" бәйге-ярышы үтте. Әлеге бәйге-ярышта безнең мәктәптән Ахмадуллина Л., Гилванов А., Ихсанов Д., Госманова Г. барлык ярыш төрләрендә дә актив һәм уңышлы чыгыш ясадылар.
Әтәс авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына "Сезнең тормыш үзе батырлык" дигән альбом яңартылды.
1-май көнне Апач, Чирү, Чат авыллары халкы май бәйрәмен зурлап "Карга ботка"лары белән үткәрделәр
Балалар арасында юл һәлакәтләрен булдырмау, юлда йөрү, беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру максатыннан, һәр елда да район күләмендә "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе үткәрелә. Бәйге шартлары буенча, бу ярышта 12 яше тулмаган укучылар катнаша ала. Быел бу бәйге 29 апрель көнне районда үтте.Безнең Зөбәер командасы 8 урынны алды.Афәрин!Җитәкчеләре: Хаҗипова Н.Г.