29 нчы апрель көнне кадет интернат-мәктәбендә эвакуация буенча уку булды.
3 нче май көнне кадет интернат-мәктәбендә директор яны киңәшмәсе узды. Монда районда Фирая Солтанова Жданова кубогына уздырылган җиңел атлетика буенча эстафетаның нәтиҗәсе турында әйтелде.
РФ Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 9 нчы май – Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көне булачак.
Татарстанда яшәүче 62 меңгә якын кеше һәм Казанда яшәүче 20 меңләп кеше 9 нчы Майда “Үлемсез полк” акциясендә катнашырга ниятли. Бу хакта 4 майда ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.
Актанышта район башлыгы Фаил Камаев Бөек Ватан сугыш ветераннары белән очрашты һәм аларга Җиңү бәйрәме уңаеннан, бүләк каплар тапшырды һәм ТР Президенты котлауларын җиткерде. Аны Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ойгуль Мирзашарипова һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Бикмөхәмәтов озатып йөрделәр.
1 май көнне Аккүз авылында карга боткасы бәйрәме үткәрелде.
29 апрель көнне Габдулла Тукайның 130 еллык юбелее уңаеннан Татар Суыксу авылы китапханәчесе "Ромашка" балалар бакчасы белән берлектә Татар Суыксуы авылының "Зифа" шифаханәсендә әдәби - музыкаль кичә уздырылды.