Әдәби - музыкаль кичә "Туган тел"

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

29 апрель көнне Габдулла Тукайның 130 еллык юбелее уңаеннан Татар Суыксу авылы китапханәчесе "Ромашка" балалар бакчасы белән берлектә Татар Суыксуы авылының "Зифа" шифаханәсендә әдәби - музыкаль кичә уздырылды. Балалар Тукай абый язган шигырьләрен сөйләделәр, җыр итеп җырладылар, "Эш беткәч уйнарга ярый"ны сәхнәләштерделәр. Шифаханәдә дәваланучыларның күңелләре күтәрелде, сабыйларга бик күп рәхмәтләр әйтеп алкышлар белән безне озатып калдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International