ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2016 ел
җомга

Җәйге ялга китәр алдыннан Яңа Әлем балалар бакчасында ремонт эшләре башланды.

Мәктәбебездә ремонт эшләре дәвам итә.

17 - 19 май көннәрендә Байсар урманында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган мәктәп укучылары һәм укытучылары командалары арасында 62 нче район туристлык слеты үтте. Анда безнең мәктәпнең укучылар командасы ККМ буенча III  урын яуладылар. 

 Укучыларыбыз (кечкенә һәм зурлар группасы), һәм укытучылар коллективы 17-19 май көннәрендә  Байсар урманында үтәчәк турслетка киттеләр.  Бүген алар бирелгән маршрут буенча КП эзләячәкләр һәм жюриларга үзләре әзерләгән концерт номерларын күрсәтәчәкләр. Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!

Бүген, ягъни 20 нче май көнне район күләмендә Н.Хаков призына 2002 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында үткәрелүче милли көрәш ярышында безнең мәктәп укучылары да катнашалар. Аларга уңышлар телибез!

18 май турслетта укучыларыбызның 2 нче көннәре үтеп китте. Укучыларыбызның көннәре бик тыгыз һәм бик кзыклы уза. Иртән торып учакта ашарга пешереп, ашап алганнан соң, укучыларыбыз һәм укытучылар командасы  команда белән бергә картада бирелгән маршрут буенча йөреп, төрле сынаулар уздылар. Һәм көннең икенче яртысында "Туризм" темасына стенд-газета чыгардылар. Иртәгә,19 май, нәтиҗәле көн. Уңышлар аларга!

Бүген, ягъни 20 нче май көнне район күләмендә Н.Хаков призына 2002 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында үткәрелүче милли көрәш ярышында безнең мәктәптән Д.Тибакин һәи Д.Ихсанов катнашалар. Аларга уңышлар телибез!

 

"Гамил Афзал укулары" v республика фәнни - тикшеренү конференциясенең II этабында Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары Миназова Р.Җ һәм Салахов Р.Җ катнашты. 

Күҗәкә балалары табигать музее белән танышты.

Тормышта һәр укучы өчен соңгы кыңгырау зур роль уйный. Нәкъ менә ул укучыны олы тормыш юлына дәшә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International