"Адай мәдәният йорты" МБУ -се яңалыклары

2016 елның 20 мае, җомга

15 нче май көнне, булачак Музейлар көне уңаеннан, Күҗәкә авылы балалары белән табигатькә экскурсия оештырылды.Авыл баласына зур музейларда йөрү сирәк эләгә, ә менә бай табигатебезнең "тере музее" кул астында гына.Балалар төрле дару үләннәре белән таныштылар, аларны җыю, киптерү, саклау һәм дөрес итеп файдалану серләренә төшенделәр.Ә аннан соң уртак табын корып, чәй эчтеләр, төрле уеннар уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International