"Гамил Афзал укулары" v республика фәнни - тикшеренү конференциясенең II этабында Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары Миназова Р.З һәм Салахов Р.З катнашты. Салахов Р.З "Әдәбият дәресләре һәм башка әдәби чараларда Гамил Афзал иҗатын куллану", Миназова Р.З. Гамил Афзал иҗаты буенча "Үз уеным" дигән темага фәнни эшләрен яклап чыгыш ясадылар. Алар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнделәр.