Бүген балалар бакчасында татар халкының олы бәйрәме - Сабантуй!
26 май көнне Яңа Әлем балалар бакчасында чыгарылыш бәйрәме үткәрелде.
26 нчы май көнне 9 класс укучылары сайлап алынган беренче имтиханнарын тапшырдылар. Безнең мәктәптән ике укучы информатика һәм МКТ, бер укучы химия фәненнән төп дәүләт имтиханнарын тапшырдылар. Укучыларга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
Актаныш районы мәктәпләрен быел 349 тугызынчы сыйныф укучылары тәмамлады. Ә безнең мәктәпне 3 кыз тәмамлады. Кызларны "Соңгы кыңгырау" бәйрәме белән мәктәп директоры, авыл советы башлыгы, "Чишмә" хуҗалыгы җитәкчесе, мәгариф бүлегеннән Р.Ә.Имамова котладылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучылары 27 май көнне велопоходка баралар. Юл маршруты Иске Кормаш-Татар Суксуы. Максат физик яктан сәламәтлек, патриотлык тәрбияләү.
Велопоход белән җитәкчелек итә : 1 категорияле физкультура укытучысы Газизов Ильдус Нәҗип улы. Аларга хәерле юл телибез!
27 май Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең китапханәсендә Китапханәләр көне уңаеннан Яңа Балтач һәм Каентүбә башлангыч класс укучылары очрашуда булдылар. Яңа Балтач һәм Каентүбәавылы укучылары китапханә белән таныштылар. Китапханәче Халимова Лилия аларны балалар әдәбияте, газета- җурналлар, китапларның урнашуы, китапханәгә язылу тәртибе турында сөйләде, китапны саклап тоту буенча киңәшләрен бирде. Укучылар кечкенә китапчыклар ясадылар һәм узара төрле уеннарда катнаштылар, бүләкләр алдылыр.