ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2016 ел
җомга

25 май көне 11 класс укучылары өчен бик дулкынландыргыч көн булды. Алар өчен бүген соңгы кыңгырау чыңы яңгырады.  Әлеге кыңгырау  9 нчы  классс укучылары өчендә чыңлады, чөнки аларда олы юлга аяк басалар. Укучыларыбызны алда имтиханнар көтә, аларга уңышлар телибез.

Чыгарылыш класс укучылары "Соңгы кыңгырау" кичәсенә әзерлек алып баралар. Бүген алар сәхнә бизәү, чыгышларын кабатлау белән мәшгуль.

Мәктәбебез бакчасында укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән язгы бакча эшләре төгәлләнеп килә.  Укучыларбыз бик тырышып яшелчә һәм төрле чәчәкләр утырттылар.

27 май — Бөтенроссия китапханәләр көне

25 нче май көнне мәктәбебездә "Соңгы звонок" бәйрәме үтте.


26
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

26 май Кәзкәй авылы китапханәсендә Китапханәләр көне уңаеннан Тыңламас авылы һәм Кәзкәй авылы башлангыч класс укучылары очрашуда булдылар. Тыңламас авылы укучылары китапханә белән таныштылар. Китапханәче аларны балалар әдәбияте, газета- җурналлар, китапларның урнашуы, китапханәгә язылу тәртибе турында сөйләде, китапны саклап тоту буенча киңәшләрен бирде. Укучылар кечкенә китапчыклар ясадылар һәм узара төрле уеннарда катнаштылар, бүләкләр алдылыр.

Бурсык авыл китапханәсендә якташыбыз Гамил Афзалның тууына 95 ел тулу уңаеннан китапханә сәгате үтте. Китапханәче шагыйрьнең ижаты һәм тормышы белән танышырды. «Күренекле татар шагыйре, юморист-Гамил Афзаловның тууына 95 ел”- дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.

2015 елның 12 декабрендә  Актаныш авылы башкарма комитеты карары нигезендә расланган нигезләмә белән, 2015 ел ахырында Актаныш авыл җирлегендә үзара салым кертү һәм куллануга багышланган референдум узды. Актаныш авылы башкарма комитеты карары нигезендә, 2016 елның 16 февралендә үзара салым кертү турында референдум узган дип расланды, карар “Актаныш таңнары” газетасында басылып чыкты. 

26-май  көнне   Әтәс  авылында   Изге   Болгарга   сәяхәткә   баручылар   белән   очрашу   үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International