ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген мәктәбебездә "Белем бәйрәме" үтте. Быелгы уку елында беренче сыйныфка ике укучы тәүге тапкыр Белем иленә аяк басты. Бәйрәмдә хуҗалык җитәкчесе Р.В.Сәхәбетдинов, методик үзәк җитәкчесе Р.Ә.Имамова һәм лаеклы ялдагы укытучылар, әти-әниләр катнашты.  

Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, барлык мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар, хөрмәтле укучылар!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның “Белем бәйрәме” бөтенроссия бәйрәме уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле укытучылар!


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

Ветеринария хезмәте – иң борынгы һәм игелекле һөнәрләрнең берсе.

19 август көнне Татар Суыксу  авыл китапханәсендә киләчәк буын өчен Милли китапханә буенча вертуаль сәяхәт үткәрелде.

29 август көнне “Өй алдыбыз – гөлбакча -2016” район бәйгесенә йомгак ясалды. Гап-гади гүзәллек дөньясын тудыру, чәчәкләр-гөлләр үстерү өчен күп көч-тырышлык түгәргә кирәк. Тирә-якны яратучы райондашларыбызның күңелләре төпкелендә шытым биргән матурлык орлыклары аллы-гөлле чәчкәләр булып, җир өстенә үсеп чыкканнар да, күпме кешегә шатлык өләшәләр. 

29 август көнне Актаныш районы территориясен яшелләндерү буенча конкурс узды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе 2 номинациядә җиңүче булды: “Мәктәп территориясен бизәү буенча” – 2 урын, “Чәчәк экспозициясе” – 1 урын. Мәктәп коллективы Грамота һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

30 августта, Республика көне уңаеннан, Актанышның 2 санлы урта мәктәбе спорт мәйданында авыл җирлекләре командалары арасында чемпион калган Актаныш авыл Советы командасы һәм оешмалар арасында чемпион калган МНКТ командасы очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International