ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

1 сентябрь - Белем бәйрәме! Җәйге яллардан соң мәктәптә яңа уку елы башланды. Мәктәп балаларның шатлыклы тавышына күмелде. Бәйрәмгә кунак булып район хакимияте башлыгының аппарат җитәкчесе А.Р.Хаев, "Тамыр" хуҗалыгы җитәкчесе И.М.Мирзаянов, җирле үзидарә башлыгы И.Ф.Фаттаховлар килгән иделәр.
 

Мәктәбебез коллективы "Өй алдыбыз гөлбакча - 2016" район бәйгесендә район үзәге мәгариф учреңдениеләре арасында 3 урын яулады.


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Актаныш муниципаль районы Советы утырышы узды

-Актаныш Татарстанның һәм Башкортостанның иҗади дуслыгының матур бер үрнәге – ут күршеләребез. Сезнең уңышлар турында күп ишетәбез, күп укыйбыз. Менә бүген данлыклы Актаныш җиренә аяк бастык. Кунакчыл, ачык йөзле булуыгыз белән шаккаттырдыгыз, иң элек, - дип, актанышлыларның данлыклы чәкчәгеннән авыз итте башкорт кунакларыбыз 27 август көнне җирлегебезгә аяк баскач.

29 август көнне “Өй алдыбыз – гөлбакча - 2016” район бәйгесенә йомгак ясалды – “Яшьлек” мәдәни үзәге каршында  укучы кызларыбыз “Чәчкә алиһәсе” бәйгесендә катнашты, балалар бакчалары, мәктәпләр чәчкәләрдән торган композицияләр белән сокландырды.

"Чәчәк бәйрәме"ндә катнаштык.

1 сентябрь көнне мәдәният паркында үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан “Буккроссинг- “тере” китап киштәсе”нең  “Кулчатыр астында китапханә” исеме белән чираттагы акциясен  уздырды.

"Чәчәк алиһасе" конкурсында катнаштык.

Быелгы уку елын технология техникумы ресурс үзәге буларак башлап җибәрде. Бу инде биредә белемле кадрлар әзерләүгә мөмкинлекләр артачак дигән сүз.

 

Тантаналы чарада район башлыгы Фаил Камаев, районыбыз кураторы - Федераль казначылык идарәсенең ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтовлар катнашты. 

 

Алар райондашларыбызны яңа уку елы белән тәбрик иттеләр, ресурс үзәкнең Актаныш өчен генә түгел, тирә- як районнар өчен дә әһәмиятен азсызыкладылар. 

Укучыларны һәм мөгаллимнәрне дәрескә дәшеп, кабат беренче кыңгырау чыңлады. Бу уку елында Икенче Актаныш урта мәктәп бусагасын 80 бала тәүге тапкыр атлап керде. Бәйрәм тантанасы әзерлекле, эчтәлекле, күңелле узды. Котлау сүзе район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары О.М.Мирзашәрипова чыгыш ясады.

Яңа уку елы котлы булсын! Яңадан яңа уңышлар һәм үрләр яуларга язсын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International