Укучыларны һәм мөгаллимнәрне дәрескә дәшеп, кабат беренче кыңгырау чыңлады. Бу уку елында Икенче Актаныш урта мәктәп бусагасын 80 бала тәүге тапкыр атлап керде. Бәйрәм тантанасы әзерлекле, эчтәлекле, күңелле узды. Котлау сүзе район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары О.М.Мирзашәрипова чыгыш ясады.
Яңа уку елы котлы булсын! Яңадан яңа уңышлар һәм үрләр яуларга язсын!