Бүген мәктәбебездә "Белем бәйрәме" үтте. Быелгы уку елында беренче сыйныфка ике укучы тәүге тапкыр Белем иленә аяк басты. Бәйрәмдә хуҗалык җитәкчесе Р.В.Сәхәбетдинов, методик үзәк җитәкчесе Р.Ә.Имамова һәм лаеклы ялдагы укытучылар, әти-әниләр катнашты.