ЯҢАЛЫКЛАР

14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Терлекчелек тармагында: “Ат” сыны “Наратлы” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мосабировка  тапшырылды

Терлекчелек тармагының айлык нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәсендә мал баш санын арттыру, җитештерүчәнлекне  күтәрү мәсьәләсе каралды.

Бүгенге көндә хуҗалыкларда 33135 эре мал исәпләнә. Узган елга караганда 485 кә артык ул. “Чишмә” агрофирмасы, “Ташкын”, “Эконом”, “Нур”, “Таң”  җәмгыятьләре алдынгылар сафында.

750 граммнан да түбән булмаган тәүлеклек үсешне үзебезгә максат итеп куйсак та, әлегә бу юнәлештә  берничә хуҗалык кына нәтиҗәле эшли. Тәүлеклек үсеш “Әнәк” агрофирмасының Ирек Гайнетдинов җитәкләгән Күҗәкә фермасында  - 965, “Башак” җәмгыятенең Нурания Габдуллина җитәкләгән Иске Әлем фермасында - 963, “Нур” җәмгыятенең Илназ Булатов җитәкләгән Уразай фермасында 938 грамм.

Гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча алгарыш символы  булган “Ат” сыны “Наратлы” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мосабировка  тапшырылды. Февраль аенда, кызганыч, түбән күрсәткечләр һәм килешүләрне үтәмәү нәтиҗәсендә җиңүче хуҗалык билгеләнә алмады. Ай дәвамында яхшы күрсәткечләргә ирешкән терлекче-белгечләр хакимият тарафыннан 10-5-3 мең сум күләмендә акчалата хөрмәтләүләргә лаек булдылар.

13 март көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында Актаныш районының терлекчелек тармагына -  агымдагы елның гыйнвар, февраль  айларына нәтиҗә ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Э.Н. Фәттахов җитәкләде, сөйләшүдә хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары, идарә белгечләре, баш зоотехниклар, мал табиблары, ферма мөдирләре катнашты.

Киңәшмәдә быелдан шәхси секторлардагы КФХлар да, ярдәмче хуҗалыклар да район җитәкчелегенең игътибарында. Шәхси секторларда малны арттыру, продукция җитештерү, реализацияләү өчен кооперативлар булдыру  – болар алга куйган бурычлар.

Узган ел Актаныш районында тана  алучыларга өстәмә 15 000 сум ярдәм күрсәтелде. Быел да ярдәм булачак.  Республика ярдәме 30 000 сум.

Җирлекләрдәге терлек хәрәкәте белән  район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова таныштырды. Шәхси секторда  11 160 эре мал исәпләнә.  Иң күп  артым Актанышның үзендә теркәлгән. 11 баш! Арту  Әтәс авыл җирлегендә – 7, Байсарда – 6, Мәсәдедә  – 5, Югары Яхшый, Теләкәйдә - 4.

Бүгенге көндә шәхси секторда 4 622 савым сыерлары исәпләнә.

Рәйхан Филүс кызы үз чыгышында һәр җирлектә тапшырылган сөткә түләү бәяләренә дә тукталды. Район буенча әлеге  күрсәткеч 1 литр сөт өчен 20 сум 66 тиен. Февраль ае нәтиҗәләре буенча, Теләкәй авыл җирлегендә сөт җыю белән шөгыльләнгән шәхси эшмәкәрләр халыкка 21 сум 50 тиеннән исәп ясаган. Әтәстә бу сумма 21 сум 45 тиен. Иске Айманда 21 сум 25 тиен. Чалманарат, Такталачык, Кәзкәй, Аеш, Тат. Ямалы, Күҗәкә, Түке халкы тапшырылган бер литр сөт өчен 21 сум алган. Калган җирлекләрдә түләү бәясе районның уртача күрсәткеченнән түбән. Яңа Әлемдә сөтнең литрына 19 сум 50 тиен генә түләгәннәр.

Иң мөһим яңалык! 24 форма киңәшмәдә беренче тапкыр җирлекләрнең терлекчелек юнәлешендәге эшчәнлеге, ирешелгән нәтиҗәләр буенча урыннар чыгарылды, җирлек башлыклары хөрмәтләнде. Тәкъдим ителгән махсус таблицада МЭТ, савым сыерлары, сарык-кәҗәләр, атларның мал-баш саны үсеше динамикасы, тапшырылган сөт күләме –  барысы да исәпкә алынган иде. Иң яхшы күрсәткечкә ирешкән авыл башлыгына алгарыш символы булган Ат сыны тапшырылды. Һичшиксез, күркәм традициягә әвереләчәк матур башлангычка, февраль нәтиҗәләре буенча, Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров лаек булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International