Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде
Картлык буенча иминият пенсиясе алучы пенсионерга 80 яшь тулгач, теркәлгән түләү автомат рәвештә нәкъ ике тапкырга арттырыла. 2026 елда теркәлгән түләү күләме арттырганчыга кадәр- 9584,69 сум, ә 80 яшькә җиткәннән соң - 19169,38 сум тәшкил итә
2025 елда 1970 елда туган хатын-кызлар һәм 1965 елгы ир-атлар пенсия тупланмаларыннан түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итә алалар. Акчаны бер тапкыр түләнә торган түләү, ашыгыч пенсия түләве яки тупланма пенсия рәвешендә алырга мөмкин