Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе медицина-социаль экспертиза бюросы (МСЭ) мәгълүматлары буенча гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләрен 5 эш көне эчендә рәсмиләштерә
Карар иминият стажы, индивидуаль пенсия коэффициенты һәм башка белешмәләр чагылыш тапкан шәхси исәп (ИЛС) мәгълүматларына нигезләнеп кабул ителә. Республикада яшәүчеләргә шәхсән гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм белешмәләр җыярга кирәкми – бары "Дәүләт хезмәте" порталындагы шәхси счётындагы мәгълүматларны карап бару да җитә.
Взносларны түләү ирекле хокук мөнәсәбәтләрендә катнашучыларга иминият стажын һәм индивидуаль пенсия коэффициентларын формалаштырырга мөмкинлек бирә, аларны Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге автомат рәвештә шәхси счетларда исәпкә ала.
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде
Картлык буенча иминият пенсиясе алучы пенсионерга 80 яшь тулгач, теркәлгән түләү автомат рәвештә нәкъ ике тапкырга арттырыла. 2026 елда теркәлгән түләү күләме арттырганчыга кадәр- 9584,69 сум, ә 80 яшькә җиткәннән соң - 19169,38 сум тәшкил итә
Бердәм контакт-үзәк- социаль структураларның берләшкән мәгълүмат системасы ул, анда, Россиянең Социаль фондыннан тыш, мәшгульлек хезмәте (Роструд) һәм региональ социаль яклау органнары һәм медик-социаль экспертиза учреждениеләре керә. Татарстан Республикасында көн саен 17-18 хезмәткәр гражданнарның шалтыратуларына җавап бирә һәм мәсьәләләрне хәл итәргә булыша
Татарстан Республикасында эшләмәүче пенсионерлар, айлык керемнәре пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк булса, социаль өстәмә түләү ала. 2026 елда бу минимум төбәктә 13 844 сум тәшкил итә. Хәзер Татарстанда өстәмә түләүнең уртача күләме - 3 611 сум
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә
65 яше тулган ир-атлар һәм 60 яшькә җиткән хатын-кызлар 15 еллык иминият стажы һәм 30дан да ким булмаган шәхси пенсия коэффициенты туплаган очракта, аларның картлык буенча хезмәт пенсиясен билгеләү хокуклары барлыкка килә
Безнең республикада өч һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән хатын-кызлар иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгу хокукына ия. 2025 елның унике аенда бу хокуктан республиканың 2000нән артык хатын-кызы файдаланды