Өлкәннәр декадасы кысаларында үткәрелгән “Халкыбызның милли ризыклары – Бәлеш” конкурс-күргәзмәсе

2015 елның 9 октябре, җомга

Буген мәдәният үзәгендә, өлкәннәр декадасы кысаларында, “Халкыбызның милли ризыклары – Бәлеш” конкурс-күргәзмәсе үткәрелде.

Анда Әтәс, Чөгәнә, Яңа Әлем,  Актаныш авыл жирлекләреннән аш-су әзерләргә яратучы олкәннәр катнаштылар .

Әзерләнгән ризыклар бик тәмле, узенчәлекле,  торлечә матур итеп бизәлгән.

Кабак, борай, ит бәлешләре, алма, балан пироглары ... бик куп торле номенацияләрдә  катнашып, урыннар алып буләкләнделәр:

Иң оригиналь бәлеш - Хәйдәрова Назирә (Әтәс)

Иң тәмле бәйрәм бәлеше – Шәвәлиева Илизә (Актаныш)

Иң матур бизәкле балан бәлеше – Зарипова Рәсимә (Актаныш)

Татлы алмалы балан бәлеше – Закирова Гүзәлия (Я.Әлем)

Иң тәмле җимешле кабак бәлеше – Шәрипова Инсия (Чөгәнә)

“Бисмилла”лы бәлеш – Вәлиева Рәйхана (Актаныш).

 

Конкурс-күргәзмә тәмамлангач, килгән районыбыз өлкәннәрен котлап Зөһрә Шәрифуллина, “Агыйдел” җыр һәм бию дәүләт ансамбле тарафыннан куелган концерт тәкъдим ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International