Буген мәдәният үзәгендә, өлкәннәр декадасы кысаларында, “Халкыбызның милли ризыклары – Бәлеш” конкурс-күргәзмәсе үткәрелде.
Анда Әтәс, Чөгәнә, Яңа Әлем, Актаныш авыл жирлекләреннән аш-су әзерләргә яратучы олкәннәр катнаштылар .
Әзерләнгән ризыклар бик тәмле, узенчәлекле, торлечә матур итеп бизәлгән.
Кабак, борай, ит бәлешләре, алма, балан пироглары ... бик куп торле номенацияләрдә катнашып, урыннар алып буләкләнделәр:
Иң оригиналь бәлеш - Хәйдәрова Назирә (Әтәс)
Иң тәмле бәйрәм бәлеше – Шәвәлиева Илизә (Актаныш)
Иң матур бизәкле балан бәлеше – Зарипова Рәсимә (Актаныш)
Татлы алмалы балан бәлеше – Закирова Гүзәлия (Я.Әлем)
Иң тәмле җимешле кабак бәлеше – Шәрипова Инсия (Чөгәнә)
“Бисмилла”лы бәлеш – Вәлиева Рәйхана (Актаныш).
Конкурс-күргәзмә тәмамлангач, килгән районыбыз өлкәннәрен котлап Зөһрә Шәрифуллина, “Агыйдел” җыр һәм бию дәүләт ансамбле тарафыннан куелган концерт тәкъдим ителде.