Рөстәм Ильясов: Юлларны төзекләндергәндә иң беренче чиратта мәктәп маршрутларына өстенлек биреләчәк

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Бүген Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. 

Киңәшмә барышында төбәк һәм җирле юлларны реконструкцияләү мәсьәләләре каралды. Алар нигездә зур йөк машиналары аркасында зыян күрә. Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов ассызыклаганча, юлларны төзекләндергәндә иң беренче чиратта мәктәп маршрутларына өстенлек биреләчәк. 

Бүгенге көндә Урьяды һәм Татар суыксу авыллары арасында проблемалы юл участогы бар. Рөстәм Алмаз улы әлеге участок тулысынча 2025 елда, М7 да реконструкция тәмамланганнан соң ремонтланачак, дип ышандырды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Актаныш районында юллар төзүгә һәм ремонтлауга 680 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән. Бу рекордлы сумма.

Узган елгы кыш мул кары белән шактый сынады. Алдагысы ни күрсәтер. Техникалар әзерме? Юллар өчен, күпфатирлы йорт ишегаллары өчен җаваплы кешеләр һәм оешмалар билгелеме? Бүген хакимияттә узган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышында бу мәсьәләгә дә нык басым ясалды.

Район үзәгендә җәяүлеләр юлының чисталыгы өчен МУП “Коммунсервис” җавап бирә. Оешмада кышкы сезонга әзерлек эшләре башкарылган. 45 тонна ком, 5 тонна реагентлар сатып алынган, 11 техника әзерлек сызыгына баскан. Эшче куллар гына җитеп бетми. Оешма җитәкчесе Риназ Шәрипов 3 тракторга хуҗа табу кирәклеген искәртте.

Күпфатирлы йортлар ишегалларын чистарту өчен дә бөтен кирәк-ярак әзерләнгән. Биредә шулай ук кадрлар мәсьәләсен хәл итү зарур.

Район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов быел аларга игътибарны арттыру зарурлыгын ассызыклады. Җаваплы оешмалар белән алдан ук килүшеләр төзеп куеп, ишегалларын вакытында чистартып бару кирәклеген искәртте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International