Бүген Актанышта якынлашып килгән өлкәннәр көне уңаеннан традицион «Авто – бабай» һәм «Авто – әби» бәйгесе узды

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Бүген Актанышта якынлашып килгән өлкәннәр көне уңаеннан традицион «Авто – бабай» һәм «Авто – әби» бәйгесе узды.
Ул республика машина йөртү осталыгы бәйгесенең район этабы булып тора.
Бәйгедә 55 һәм 60 яшькә җиткән, «В» категорияле машина йөртү таныклыгы булган 5 конкурсант катнашты.
Өлкәннәр көненә багышланган машина йөртү осталыгы республика конкурсының район этабы Актаныш районы буенча Россия ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе бүлеге һәм Яр Чаллы территориаль идарәсенең Актаныш районындагы «юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ бүлеге тарафыннан үткәрелде.

Конкурс ике этаптан торды:
• автомобильне фигуралы йөртү;
• юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм нигезләрен белүне тикшерү.

Ярыш нәтиҗәләре:
1 урын – Раянов Рөстәм
2урын – Габдрашитов Рәдиф
3урын – Мөхәмәдиев Дилшат

Нурлыев Нурулла һәм Мөхәмәдиева Залифә Рәхмәт хатына һәм истәлек бүләкләргә ия булдылар.

Ихластан котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International