Респиратор инфекцияләр сезоны: үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга?

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

1 нче сентябрьдән алып бүгенге көнгә кадәр саннар бу. Шулай ук авырып хастаханәгә мөрәҗәгать иткән 5 райондашыбызда Covid-19 ачыкланган. Әлбәттә, үтәр, бетәр дип аяк өсте үткәреп йөрүчеләр дә шактый.

Көз - грипп һәм башка кискен респиратор инфекцияләрнең киң таралган чагы. Билгеле ки, һәр авыруны дәвалаганчы кисәтү җиңелрәк. Бары тик вакытында вакцинация үтү зарур.

5710 райондашыбыз моны аңлап, күптәннән саклану чарасын күргән инде.

Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә 7 меңгә якын вакцина бар (зурларга да, балаларга да). Вакцинацияне үзәк хастаханәнең 2.13 кабинетында узарга була (балаларга 1.10 каб).

Шулай ук вакцинаны Байсар, Тат. Суыксу, Такталачык амбулаторияләрендә, Әҗәкүл, Чалманарат, Күҗәкә, Кәзкәй, Чат, Иске Кормаш, Олыимән, Киров, Урьяды, Иске Җияш ФАПларында алырга була.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Алдан чарасын күрсәгез хәерлерәк. Сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International