Кулланучылар хокукларын яклау көне!

2024 елның 16 марты, шимбә

Ел саен 15 мартта кулланучылар хәрәкәте Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көнен билгеләп үтә. Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне бөтен дөньяда Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча 1983 елда игълан ителә, ә Россиядә 1992 елда "Кулланучы хокукларын яклау турында" закон кабул ителгәннән соң билгеләп үтелә башлый.

Бу бәйрәм кулланучыларның хокуклары һәм ихтыяҗлары турында глобаль хәбәрдарлыкны арттыру чарасы. Бу көнне билгелап уту барлык кулланучыларның хокукларын хөрмәт итүне һәм яклауны таләп итәргә, шулай ук бу хокукларны бозу очракларына  һәм социаль гаделсезлеккә каршы протест белдерергә мөмкинлек бирә. 40 ел дәвамында Халыкара кулланучылар оешмасы кулланучыларның көнүзәк проблемаларын хәл итү өчен төрле темаларга багышланып уткарелә.  2024 елның 15 нче мартта Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненең төп темасы “Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект”.

Ясалма интеллект-компьютерга яки программа белән тәэмин ителешкә кеше кебек акыллы фикер йөртергә мөмкинлек бирүче ысул. Ясалма интеллект кеше мие модельләрен өйрәнү һәм танып белү процессын анализлау юлы белән ирешелә. Бу тикшеренүләр нәтиҗәсендә интеллектуаль системалар барлыкка килә. Мәсәлән, электрон почтада спамны фильтрлаучы программа ясалма интеллект булып санала; яшәү урыныгызны, кызыксынуларыгызны һәм эзләүләрегезне исәпкә алып реклама күрсәтүче программа, шулай ук смартфонда/колонкада тавыш ярдәмчесе һәм чат-ботлар – сорауларга тиз җавап бирү, проблеманы хәл итү, нәрсәдер тәкъдим итү ысулы.

Хәзерге вакытта ясалма интеллектның аерылгысыз өлеше булган цифрлы дөнья, кешеләрнең күпчелек тормыш өлкәләренә үтеп кереп, һөнәри эшчәнлектән алып күңел ачуга кадәр, икътисад, медицина һәм сәнәгать үсешенә йогынты ясый.

Кеше сөйләшүен охшаткан чат-ботлар чыгару аркасында, миллионлаган кулланучылар көндәлек тормышта ясалма интеллектны кулланалар. Бу технология безнең ничек эшләвебезгә, булдыруыбызга, аралашуыбызга, мәгълүмат җыюыбызга һәм башка күп нәрсәләргә зур йогынты ясый.

Ясалма интеллектның күп өстенлекләренә карамастан, кулланучылар куркынычсызлыгы һәм ялган мәгълүмат тарату һәм хосусыйлыкны бозу кебек цифрлы технологияләр өлкәсендә намуслылык өчен нәтиҗәләр дә булырга мөмкин: ялган мәгълүмат, шәхси тормышның кагылгысызлыгын бозу. Цифрлы платформалар шулай ук ялган мәгълүмат тарата һәм хаталы күзаллауларны ныгытырга сәләтле.

Кулланучы, кеше аралашуын имитацияләгән ясалма интеллектлы электрон «ярдәмчеләр» «Чат — ботлар» белән аралашып, дөрес җаваплар бирмәскә мөмкин, ул хакыйкатьне ялганнан аермаска һәм уйлап чыгарылган фактларны чын фактлар итеп күрсәтергә мөмкин, нәтиҗәдә кулланучылар дөрес булмаган мәгълүмат ала һәм хаталы нәтиҗәләр ясарга мөмкин.

Хәзерге вакытта ясалма интеллектның хокукый статусы закон тарафыннан билгеләнмәгән һәм ачык чыганакларга кергән дөрес булмаган яки ялган мәгълүматны булдыру һәм тарату өчен кем җаваплы икәне ачык түгел. Кулланучылар оешмалары технологиянең гаделлек һәм җаваплылык принципларына нигезләнүе өчен бу проблемаларны тиз арада хәл итүне сорыйлар.

2024 елда Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне кысаларында оештырылган чаралар кулланучылар хокукларын ясалма интеллект белән идарә ителә торган платформаларны куллану белән бәйле куркынычлардан нәтиҗәле яклауны тәэмин итүгә комплекслы якын килүне гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге белгечләре Чаллы шәһәрендә, Актаныш, Тукай, Минзәлә районнарында Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көнен бәйрәм итүдә актив катнашачаклар. Кулланучылар хокуклары системасында катнашучылар гади кулланучылар өчен ясалма интеллектны оптимальләштерү турында фикер алышачаклар. Белгечләр кулланучыга һәрвакыт уяу булырга һәм алынган мәгълүматны яңадан тикшерергә киңәш итә.

Кулланучылар хоукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендә күзәтчелек иту Федераль хезмәтенең  Татарстан Республикасы (Татарстан) Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш, Тукай, Минзәлә районнарындагы  территориаль бүлекнен  җитәкче урынбасары Хафизова Луиза Мәхиян кызы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International