Әлфия Когогина республиканың дәүләт программаларында катнашуы мәсьәләләре буенча эшче төркем киңәшмәсен үткәрде

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина рәислегендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм төбәк икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
"Республика җитәкчелеге тарафыннан Дәүләт Думасының Татарстаннан сайланган барлык депутатларына социаль-икътисадый үсешнең төрле юнәлешләре беркетелгән. Минем кураторлык астында – «Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкуренциягә сәләтен арттыру» дәүләт программасы, «Газпром» ГАҖ инвестицион программалары, Сәнәгатьне үстерү фонды программалары. Төгәлләштерелгән мәгълүматларга караганда, 2022 елда республика предприятиеләре бу юнәлешләр буенча дәүләт ярдәменең төрле формаларында 69,9 млрд сум алган. Аерым алганда, Сәнәгатьне үстерү фондыннан 23,6 млрд сумлык ташламалы займнар Татарстан предприятиеләренең 20 проекты өчен алынган. Чагыштыру өчен, 2021 елда җәлеп ителгән акчаларның гомуми суммасы 52,7 млрд сум тәшкил итте», – дип хәбәр итте Когогина.
"Мондый нәтиҗәләр федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карарлар, эшмәкәрлек инициативасына республика җитәкчелеге тарафыннан нәтиҗәле ярдәм нәтиҗәсендә мөмкин булды», – дип билгеләп үтте депутат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International