Кәзкәй авыл җирлегендә район башлыгы Ленар Зарипов катнашында халык җыены узды

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Кәзкәй авыл җирлегендә бүген район башлыгы Ленар Зарипов катнашында халык җыены узды.
Җыелыш башланганчы ук мәдәният йортында халык урыннарны алып бетергән иде. Арада, "Инде ничә ел йөргән юк иде бит, глава килә дигәч барырга булдым. Хөрмәт итеп килгәч ничек тыныч күңел белән өйдә утырырсың..." дигән сүзләр дә ишетелде.
Халык җыенында "Актаныш" агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рәдиф Баһавиев, район прокуроры Сергей Назаров, үзәк хастаханәнең баш табибы Айдар Хәев, янгын сакчылыгы бүлегенең җитәкчесе Илдар Мортазин, район , район газ-эксплуатацияләү оешмасы җитәкчесе Рөстәм Әмирҗанов, район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Раниза Шакирова һәм башка өлкәләрдә хезмәт куючы җитәкчеләр катнашты.
Җирлек башлыгы Камил Әхмәтгалиев 2022 елга нәтиҗә ясап, алдагы елга башкарасыларны ассызыклап, максат һәм бурычларны билгеләде. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев дәүләт программалары, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды. Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов аның сүзләрен хуплап мал асрап көн күрүчеләргә үз тәкъдимнәрен җиткерде.
Җирлектә яшәүчеләрне борчыган сорауларның берсе - ул су мәсьәләсе. берәүләргә аның сыйфаты ошамаса, икенчеләр аның бөтенләй булмавына үртәлде. Шулай ук кышын юлларны чистарту, Кәзкәй авылында мәдәният йортын төзекләндерү кебек сораулар күтәрелде.
Җыен башланганчы, җирлеккә килгәч, беренче эш итеп район башлыгы Кәзкәй авылы мәдәният йортында төзүчеләр белән очрашып, биредәге мәсьәлә белән якыннан танышкан иде. Ярты юлда тукталып калган төзекләндерү эшләре тиздән башланып китәчәген искәртте ул. Шулай ук милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында мәдәният учакларына игътибарны арттыру зарурлыгын, бу юнәлештә тирәнтен эшләү кирәклеген ассызыклады.
Кәзкәй авылында мәдәният йортында тынып калган төзелеш эшләренә тиздән җан керәчәк. Аны төзекләндерүгә дәүләт тарафыннан әлегә 13 млн сум каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International