Физкультурачылар көне уңаеннан Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда зур бәйрәм чарасы узды

2022 елның 13 августы, шимбә

Бүген, 13 август - Физкультурачылар көне уңаеннан Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда зур бәйрәм чарасы узды.
Район башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов, физкультура, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен үз иткән райондашларыбызны бәйрәм белән тәбрикләп иң изге теләкләрен җиткерде. "Районыбыз игенчесе, мәдәнияты белән генә түгел, спортчылары белән дан тоткан районнарның берсе. Әлеге дәрәҗәне горур йөртеп, алдагы көннәрдә дә яңадан-яңа җиңүләргә ирешергә насыйп булсын!" дип искәртте ул.

Чара барышында Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының бүләкләренә лаек булганнар, спорт остасына кандидатлар, ГТО нормалаын үтәгән райондашларыбыз хөрмәтләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International