ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2018 ел
сишәмбе

Айлар солтаны – Рамазан шәриф килеп җитте. Бу ай бәхет, шатлык, уңыш һәм күп савапларга ирешә торган ай. Көтеп алган беренче тәравих намазын 15 нче май көнне  мәчетләрдә ястү намазыннан соң укыячакбыз. 16 май  көнне  уразага керәчәкбез.

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче изге Рамазан ае белән тәбрик итәм! Рамазан аенда чиксез бәхет-сәгадәт биргәне, ураза тоту, намаз һәм догалар уку, изге гамәлләр кылуны фарыз иткәне өчен Аллаһы Тәгаләгә безнең ихлас хәмед һәм шөкраналарыбыз ирешсә иде.

1882 елның 24 март көнендә Берлинда табиб Роберт Кох туберкулез авыруын тудыручы микроб хакында ачыш ясавын игълан иткән. Хәзерге заманда да бу йогышлы авыру кешелек өчен зур зыян китерә. Үлемгә китерүче йогышлы авырулар арасында, ВИЧ һәм СПИДтан кала, туберкулез – икенче урынны алып тора. Туберкулез белән авыручыларның яртысы – тәмәке тартучылар.

 

12 май көнне Күҗәкә авылында зур бәйрәм - Авыл көне үткәрелде.

14 май  көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә  “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре уткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International