ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2016 ел
сишәмбе

8 МАЙ КӨННЕ АВЫЛЛАРДА БӨЕК ҖИҢҮГӘ БАГЫШЛАНГАН МИТИНГ БУЛДЫ.

9 май көнне НКЦ "Яшьлек" каршында Җиңүнең 71 еллыга багышланган кичә булып үтте. Әлеге кичәдә безнең мәктәп укучыларыбыз да чыгыш ясады. Җиңү көненә багышланып оешырылган "Җиңү вальсы" конкурсына нәтиҗә чыгарылды һәм безнең  укучыларыбыз "Агыйдел вальсы", "Җиңү вальсы" биюләре белән җиңүче булдылар. Котлыйбыз укучыларыбызны!

1 майдан 20 нче майга кадәр  мәктәптә укучылардан еллык контроль эшләр алыначак.

9 нчы май көнне Татар Ямалы мәдәният йорты район үзәгендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына оештырылган чарада катнашты.

8 май көнне Киров авылы үзәгендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг булып үтте. Һәйкәл янына барлык авыл халкы җыелган иде. Сугыш ветераны һәм тыл ветераннарга урын түрдән бирелде.  Бәйрәм, укучыларыбыз һәм авыл яшьләре катнашындагы концерт номерлары белән үрелеп барды.

8 май көнне Татар Ямалы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган чара булып узды.

7 нче май көнне  Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Митингта тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашты. Митингта районнан килгән вәкил - Кустова Р.З.  катнашты. Укучыларның чыгышы тыңланды.

Химия - биология укытучылары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашу максатыннан гимназиядә мастер-класс күрсәттеләр. Нәгыймова Дилбәр Рафаэль кызы химия фәненнән  " Әйлән-тирәбездә индикаторлар " дигән темага уңышлы чыгыш ясады.

6 нчы май көнне ТР Мәгариф һәм Фән Министрлыгы приказы нигезендә 9 класс укучылары профессиональ билгеләнү буенча тест эшләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International