Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсын үткәрә.
Конкурста барлык теләүчеләр дә катнаша ала:
1 төркем - 1-4 сыйныф укучылары;
2 төркем - 5-8 сыйныф укучылары;
3 төркем - 9-11 сыйныф укучылары;
4 төркем-18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучылар;
5 төркем-18 яшьтән өлкәнрәкләр.
Конкурс ике этапта үткәрелә: муниципаль һәм республика.
Конкурсның республика этабында җиңүчеләр өчен призлар:
1-4 яшь төркемнәрендә: I урын-планшет, II урын –смартфон, III урын – электрон китап.
5 яшь төркемендә: I урын-50 000 сум, II урын -30 000 сум, III урын -20 000 сум.
Конкурсның муниципаль этабында катнашу өчен гаризалар 2021 елның 2 апреленә кадәр кабул ителә.
Барлык сораулар буенча да сез Актаныш районы башкарма комитетының архив бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Актаныш авылы, Ленин урамы, 50 йорт, белешмә өчен телефон 3-44-18.
Бүлек җитәкчесе Галимҗанова Айгөл Рәдис кызы, эл.почта: Aygul.Galimyanova@tatar.ru
Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән Сез Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты сайтының «Грантлар, архив конкурслары» бүлегендә таныша аласыз.