Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов үзенең хәләл җефете Сәрия ханым белән бергә бүген Россия Президентын сайлауда катнашты.
Ул иртәнге сәгатьләрдә үк Актанышның 2нче санлы урта мәктәбендә урнашкан 621 нче сайлау участогында үз тавышын бирде.
-Бу – илебез, республикабыз, халкыбыз өчен бик мөһим көн. Без Россия башлыгын – үз Президентыбызны, киләчәгебезне, иртәгесе көнне сайлыйбыз. Һава торышы бераз бозылып, көне буранлап торуга карамастан, халыкта бәйрәм рухы сизелә. Сайлаучыларның активлыгы сайлауларның уңышлы узачагына ышаныч уята. Киләчәк тә дә безнең республикабыз, илебез көчле, ныклы булыр, дөнья масштабында үзенең мөстәкыйль сәясәтен алып барыр һәм анда яшәгән халыкның тормыш шартларының тагын да яхшыруын тәэмин итәр дип ышанабыз, - диде Энгель Фәттахов җирле журналистларга биргән әңгәмәсендә.
Ә әлеге участокта, дөрестән дә, бәйрәм рухы хөкем сөрә. Сайлауга килүчеләрне урам яктан ук музыка каршы ала, мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары да ямь өстенә ямь өсти, теләге булган һәркем кайнар коймак һәм чәй белән сыйлана ала. Шул ук вакытта пешкән ризыклардан сәүдә дә оештырылган.
-Бүген биредә иртәдән үк җанлылык хөкем сөрә, - дип таныштырды 621нче сайлау участогы рәисе Ләйсән Нурлыева. –Халык бик актив рәвештә сайлауларда катнаша. Шуны да әйтеп узарга кирәк, быел әлеге участокка кертелгән актанышлылар Россия Федерациясе Президентын электрон сайлау җайланмалары ярдәмендә сайлый. Кешеләрдә күтәренке кәеф, йөзләреннән илнең киләчәге өчен битараф булмаулары да сизелеп тора.
Чыннан да Актаныш халкы Россия Федерациясе Илбашын сайлауга бик җитди карый. Моны саннар да дәлилли: районның территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълуматларга караганда, көндезге 12.00 сәгатькә барлык сайлаучыларның 62 проценты үз тавышын биргән.