Актаныш муниципаль районы командасы шахмат һәм шашка буенча VIII республика турнирының зона этабында җиңү яулады

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәренең “Этюд” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында өлкән буын вәкилләре арасында шахмат һәм шашка буенча VIII республика турнирының зона этабы узды.  Анда Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Актаныш, Минзәлә районнары командалары катнашты.  Әлеге чараның оештыручылары – РФ Пенсия фонды идарәсе ярдәмендә “Россия пенсионерлары Союзы” җәмәгать оешмасының җирле бүлекчәсе, шәһәрнең физик культура һәм спорт идарәсе. Ярыш шартлары нигезендә, турнирда 60 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар, 22 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар катнашу хокукына ия иде.

Актаныш муниципаль районы командасы (И. Имамов, Ф. Солтанова – шахмат, Ф. Галимов, Р. Баянова – шашка) гомуми командалар арасында 2 урынга лаек булды.

Барлык катнашучыларга һәм җиңүчеләргә кубок, диплом, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International