Бу атнада “Актаныш технология техникумы” Дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе базасында районның хуҗалык җитәкчеләре һәм терлекчелек өлкәсе белгечләре өчен “Сөт җитештерү сыйфатын арттыру факторлары” темасы буенча укытулар уза.
Кичә семинарның ачылу өлешендә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов та катнашты.
Җитәкчеләр һәм белгечләр өчен оештырылган әлеге уку авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Шамил Шәкүров, шулай ук “Баренбург” компаниясе вәкиле, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек Министрлыгының терлекчелектә нәсел эше баш дәүләт идарәсенең бүлек мөдире Рөстәм Сәетов тарафыннан уздырыла.