30 август - Татарстан Республикасы көнендә Актаныш районында бәйрәм чаралары уздырылуы күздә тотыла. Актанышта иртәгә "Үз мәктәбеңә булыш" акциясе уздыру, «Социаль ипотека» программасы буенча төзелгән йортларны тапшыру, үзәк стадионда футбол уеннары уздыру планнаштырылган. Шулай ук 20,00 сәгатьтә "Актаныш басмалары" ял паркында кичке бәйрәм уздырылачак. Программада балалар өчен аттракционнар, дискәтүк, кичке салют һәм махсус кунаклар - Салават Миннеханов-Гүзәлем башкаруында концерт-тамаша.