Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр, боз явачак дип кисәтә

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

24 август кичендә, 25 августта төнлә һәм көндез куркыныч метеорологик күренешләр күзәтеләчәк.

Татарстан Гидрометорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика территориясендә күзәтеләчәк куркыныч метеорологик күренешләр турында кисәтү таратты. 

24 август кичендә, 25 августта төнлә һәм көндез республикада урыны белән яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәр дип көтелә.

Көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәчәк, дип кисәтә Татарстан синоптиклары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International