Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге үзенең аккаунтларында Яшьләр көне уңаеннан котлау урнаштырган.
Котлауда “Татарстан – яшьләр республикасы” рәсеме урнаштырылган. Президент шулай ук: “Кешене хәзерге яшьләрдән зарлану кебек бернәрсә дә шулай картайтмый. Яшьләр көне белән һәм уңышлар!” – дип тә язган