2017 елның 25-26 маенда Актаныш муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе бүлеге «Нур Баян ис.» ҖЧҖдә планлы тикшерү уздырды.
Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы җитештерүенең Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе карамагындагы техника кулланучы барлык секторларына да игътибар бирелде, шулардан: машина-трактор паркы, ашлык амбарлары, нефть склады, терлекчелек фермасы.
Шулай ук техник документация алып бару торышы да тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча акт төзелде һәм ачыкланган таләпләрне бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде. Үтәү срогы – 25.06.2017.