Актанышта “Бала коляскалары парады” бәйгесе узачак

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Актанышта, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, “Бала коляскалары парады” бәйгесе узачак. Бәйгене Актаныш үзәк балалар китапханәсе оештыра. Бәйгенең максатлары булып җәмгыятебездә гаиләнең абруен күтәрү, гаилә традицияләрен саклау, ата – аналарның иҗади сәләтләрен ачу тора. 

 Бәйгедә катнашучылар балалар коляскасын йөртергә комаучалык тудырмый торган төрле җайланмалар, аксессуарлар кулланып бизәргә тиешләр. Әниләр, әбиләр колясканың бизәлгән темасына туры китереп, үзләре  театральләштерелгән костюмнардан була алалар.  Коляскада баланың булуы мәҗбүри. Бәйгедә бизәлгән балалар коляскалары, велосипедлар, һәм башка бала утырып йөрү җайланмалары белән  әниләр, әбиләр һәм 6 яшькә кадәр булган балалар катнаша ала.

Элемтәгә керү өчен телефоннар: 89274983242, 89600713022.

“Бала коляскалары парады”  бәйгесе нигезләмәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International