Азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2017 елгы сезонга әзерлеге буенча смотр-конкурслар узачак

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 2017 елның 5 – 9 июнендә азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2017 елгы сезонга әзерлеге буенча смотр-конкурслар узачак. Максат – республика хуҗалыкларының азык әзерләү эшләрен уздыруга әзерлек дәрәҗәсен арттыру.

Комиссияләр составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге белгечләре, АПК оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре булачак. Экспертлар үзйөрешле чапкычларның, азык җыю комбайннарының һәм башка тагылма техниканың әзерлеген, АПК предприятиеләрендә хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен һәм үсемлекчелек буенча чараларның башкарылуын бәялячәкләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, тикшерү көнендә барлык техника күрсәтелергә тиеш, моннан тыш, эштә катнашучы барлык механизаторлар (алмашлары да) катнашырга, үзләре белән тиешле рөхсәт документлары булырга тиеш.

Татарстан Республикасы муниципаль районының иң күп баллар җыйган ике АПК оешмасы җиңүчеләр булып танылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International