Татарстанда һәркөнне 3600 тоннадан артык сөт савыла

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Татарстанда 21 майда, гомумән алганда, 3652 тонна сөт савылды (2016 елның шушы көненә карата 105% тәшкил итә).

Сөт җитештерү буенча алдынгылар рәтен Кукмара районы җитәкли, 21 майда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 222 тонна сөт савылган (116%). 2 нче урында – Балтач районы – 202,8 тонна сөт (107%), 3 нче урында – Әтнә районы – 190 тонна (117%).

Сөт җитештерү күләмен 5 процентка һәм аннан да күбрәккә арттырган районнар арасында: Зәй (119%), Биектау (112%), Сарман (111%), Балык Бистәсе (110%), Аксубай (109%), Мамадыш, Әгерҗе (108әр%), Теләче, Нурлат (107шәр%), Саба, Актаныш, Азнакай, Алабуга, Тәтеш һәм Спас (105әр%) районнары.

Бер сыердан көнлек уртача иң күп савым Әтнә муниципаль районында – 26,8 кг. Кукмара районында – бер сыердан уртача 21,3 кг сөт, Саба районында – 21,2 кг.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International