"Тәрәз төбем яран гөл"

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

18 май Кәзкәй авылы китапханәсендә"Хуҗабикә" интереслар клубының "Бүлмә гөлләрен тәрбияләү" темасына чираттагы дәресе үткәрелде. Халкыбыз элек - электэн яран гөлен яраткан.Ул һәр татар йортының тәрәзәсендә нурдай балкып утырган. Тәрәзә төпләрен бизәп утыручы төрле төстәге гөлләргә сокланып туймаслык. Дәрес барышында хатын - кызлар күп төрле бүлмә гөлләре белән таныштылар. Аларны карау, күчереп утырту, бөҗәкләрдән саклау, тәрбияләү турында фикер алыштылар, мәгълүматлар интернеттан һәм китапханәдәге китаплардан алынды. 

Дөрес, хәзер өйне бизәп торган әллә нинди матур гөлләр бар. Әммә без иске танышыбыз - яран барлыгын да онытмыйк, аны үстереп, сөеник һәм дәваланыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International