Актанышта “Бала коляскалары парады” бәйгесе узачак

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Актанышта, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, “Бала коляскалары парады” бәйгесе узачак. Бәйгене оештыручылар: Актаныш үзәк балалар китапханәсе. Бәйгенең максатлары булып җәмгыятебездә гаиләнең абруен күтәрү, гаилә традицияләрен саклауда булышлык итү, ата – аналарның иҗади сәләтләрен ачу тора. 

 Бәйгедә катнашучылар балалар коляскасын (бала утырып йөри торган төрле җайланмалар) йөртергә комаучалык тудырмый торган төрле җайланмалар, аксессуарлар кулланып бизәргә тиешләр. Әниләр, әбиләр колясканың бизәлгән темасына туры китереп, үзләре  театральләштерелгән костюмнардан була алалар.  Коляскада баланың булуы мәҗбүри. Бәйгедә бизәлгән балалар коляскалары, велосипедлар, һәм башка бала утырып йөрү җайланмалары белән  әниләр, әбиләр һәм 6 яшькә кадәр булган балалар катнаша ала.

Элемтәгэ керү өчен телефоннар: 89274983242, 89600713022.

“Бала коляскалары парады”  бәйгесе нигезләмәсе

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International